XXVнче #әдәбимарафон
XXVнче #әдәбимарафон нәтиҗәләре билгеле. Без финалда.
Бу марафонны мин Кәрим Тинчурин иҗатына багышлаган идем. Быел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга быел 90 ел булды.
90 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш керткән. Бу марафон, танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин иҗатын тагын бер кат барлап алу өчен зур мөмкинлек булды.