"Онытырга хакыбыз юк!"
Вакыт аяусыз алга бара. Буыннар килә һәм китә. Кайбер тарихи вакыйгалар башкалары белән алыштырыла, ләкин алар арасында безнең көннәрдән ерак торганнары, гел истә тотарга кирәк булганнары бар. Шул вакыйгаларның корбаннарын искә алу, яшь буынга аңлату максаты белән, китапханәдә «Онытырга хакыбыз юк» дигән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнен билгеләү һәм бу Хәтер көненең Россия тарихындагы фаҗигале битләрне искә төшерү, меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү — хезмәт лагерьларына, сөргенгә җибәрелгән, гомерләреннән мәхрүм ителгән булуы турында кечкенә генә тарихи белешмә сөйләде. «Сталин репрессиясе корбаннарына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.Чара ахырында бер минут тынлык белән гаепсез һәлак булганнарны искә алдык.