Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тормыш сынавы аша..." китап күргәзмәсе

Көзнең-яңгырлы көннәре, салкын кичләр вакыты җитте. Көннәр кыскара, урамда дымлы, һәм мондый вакытта берәүдә урамда йөрергә теләми....
9-17 октябрь көннәрендә,Шекә авыл китапханәсендә болытлы кичләрне матурлый алырлык, “Тормыш сынавы аша...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә тормыш кануннары, мәхәббәт, нәфрәт белән сугарылган гыйбрәтле язмышлар  турындагы китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук көндәлек матбугатта басылган гыйбрәтле язмышлар турындагы язмалар укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән укылды.  Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардагы геройларның язмышлары беркемне дә битараф калдырмады.һәр укучы геройның уй-кичерешләре белән яшәде, алар өчен кайгырды.