Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе
Һәр кеше үзенең туган иле, теле белән горурлана. 13 октябрь көнне “татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылды. Бу көнне дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе үтте.
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә Шекә авыл мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре дә актив кушылды. Китапханәче Локманова Г.Х. әсәрне сәнгатьле итеп укып чыкты, эчтәлеге буенча кыскача фикер алыштык һәм әйтеп торып яздырды. Ахырдан эшләрне карап чыгып билгеләр куелды. Һәр катнашучы да югары бәя алды.