"Матбугат дөньясында"
Балалар өчен газет- журналлар гадәти һәм бик әһәмиятсез әйбер булып күренә, әмма ул балаларның тормышында мөһим роль уйный, иң кызыклы актуаль һәм оператив яңалыклар бирә. Шуны истә тотып, без кече яшьтәге укучылар өчен «Матбугат дөньясында" дип исемләнгән газет-журналларга күзәтү ясадык. Әлеге күзәтүнең максаты балаларны газета -журналларны укуга җәлеп итү, уку культурасын күтәрү. Укучылар белән китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават купере”, “Көмеш кыңгырау” газет- журналлары битләренө сәяхәт ясадык. Андагы кызыклы язмалар, рубрикалар, мәкальләр белән таныштык, кроссвордлар чиштек.