"Буыннар очрашуы"
Укытучылар көне уңаеннан,китапханәдә төрле буын укытучыларының укытучы һәм остаз елына багышланган очрашуы узды. Безгә кунакка үз гомерләренең күп өлешен Шекә мәктәбендә укыткан укытучыларыбыз килде.
Чарада чын укытучы дип саналган, уңышлы кешеләр булып киткән дистәләгән буын балаларны олы тормышка чыгарган кешеләрнең тавышларын күрү һәм ишетү рәхәт иде. Алар үзләренең яшьлек хәтирәләре, укучылары, хезмәттәшләре, хезмәт юлындагы истәлекләре турында сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә яшь педагоглар һәм педагог-ветераннар үзләрен укучыларының урынында хис итеп һөнәри белемнәрен интеллектуаль уенда тикшерделәр. Күңелле әңгәмә һәм тәҗрибә уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте.Укытучылар безнең аша бәйрәм сәлам җибәргән укучыларның котлауларын кабул иттеләр, күңелле ял иттеләр.