«Сезнең тормыш үзе бер җыр»
Көзге чор табигатьтә генә түгел, ә кеше тормышында да бар – ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак, без мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннары һәм озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан апаларны– игелекле һәм хөрмәт көне белән котладык. Олы яшьтәгеләрнең игелекле күзләренә карап, аларның оптимизмына, һәр көнгә шатлану һәм үткән еллары өчен рәхмәтле булу осталыгына сокланасың. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар якыннарына, тирә-юньдәге кешеләргә җан җылысы бирәләр. Һәр туган көнгә, игътибарга бик шатланалар. Аларның истәлекләрен, киңәшләрен тыңлап яңа идеяләр белән кайттык. Рәхмәт, кадерлеләр, игелек һәм зирәклек өчен Сезгә ветераннарыбыз.