«Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне».
Картлык-алтын вакыт, көз, билгеле булганча, алтын чор дип тә атала. Олы яшьтәгеләр көненә алтын көзге матур көндә Шекә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә өлкәннәр катнашында “Олыласаң олыны олыларларлар үзеңне” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чара авыл җирлеге башлыгы В.В. Сәгытовның бәйрәм белән котлауыннан башланды, китапханәче Г. Х. Локманова чараны матур шигырьләр укып, уеннар уйнатып алып барды. Шекә башлангыч мәктәбе укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре , шушы җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлары бәйрәм сәламе сыйфатында матур шигырьләр, милли биюләр, матур җырлар бүләк иттеләр. Чара чәй өстәле артында үтте. Олы яшьтәге кунакларыбыз мавыктыргыч уеннарда катнашып, зирәклек күрсәттеләр. Барлык өлкәннәребез ял итеп, аралашып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.