Маскировка челтәрләре безнең сугышчыларга.
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Мобилизация игълан ителгәннән соң, күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия бу әйтем. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын истә тотып, без авылдашлар белән маскировка сеткасы үрү эшен оештырдык. Безнең “Ак калфак” оешмасына йөрүче апалар иң активлардан булып бу эшкә кушылдылар. Иң башта авылыбыз волонтеры Альбина Хабибрахманова маскетлы сетка үрү тәртибе белән таныштырды. Эш барышында китапханәче махсус операциядә катнашучы батыр егетләргә багышлап язылган шигырьләр укып, районыбыз волонтерлары хезмәтләре белән таныштырды. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип бергәләп теләкләр теләп эшләделәр. Эш аралаш ихлас аралаштылар, яңадан-яңа идеяләре белән уртаклаштылар. Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган, тиз арада зур күләмле сетканы үреп бетерә алдык. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар.