«Халык моңнары-Илһам чишмәсе»
Шекә авылы китапханәсендә киң катлам укучылары өчен «Халык моңнары-Илһам чишмәсе» әдәби –музыкаль кичәсе узды. Чара легендар татар җырчысы Илһам Шакировның һәм герой язучы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Татар уллары" китап күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды. Китапханәче, ике шәхесне берләштерүче “Җырларым” җырын җырлап, халкыбызның мирасын тулыландыруда әлеге ике шәхеснең батырлыклары турында сөйләде. Чараны “Бөек халкым улы" сәхифәсе белән дәвам иттек һәм Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдык.
Чираттагы "Аның моңы-халык күңелендә" сәхифәсендә, безнең авыл үзешчәннәре Илһам Шакировның репертуарыннан халык җырларын башкарды. “Көйне таны” уены аша, җырчының иҗатын иң күп белүчене билгеләдек.
“Татар халкының җаны ул-моң” сәхифәсендә “Бишек җырлары” яңгырады. Өлкән буын апаларыбыз, яшь буынга бу моңны күңелле хәтирәләр белән сөйләп, көйләп күрсәттеләр. Г.Тукай сүзләренә язылган “Бишек җырын” кызлар бик матур итеп җырладылар
Чара ахырында, борынгы татар халкының күңел ачу уеннарын уйнап, татар халык җырларын караокэга кушылып җырладык. Татар халкының үзаңын, милләтебезнең мәдәни-тарихи җәүһәрләрен барлап уздырылган бу чара, барлык катнашучыларга да ошады.