«Билгесез солдат истәлегенә»
3 декабрь - Билгесез солдат көне. Бу көн уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге укучылар белән «Билгесез солдат истәлегенә» дигән темага рәсемнәр ясадык . Чараның максаты-солдатларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү. Укучылар рәсемнәрдә үзләренең хис- тойгыларын, сугыштан кайтмаган, фронтта һәлак булган һәм каберләренә туганнары килә алмаган кешеләр турында истәлекләрне чагылдырдылар.