Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Алар көчле рухлы" китап күргәзмәсе.

3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә  үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Алар көчле рухлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә  физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз Ф. Яруллин, Г. Сагиров, Р. Шәрипов  китаплары, Л. Салахутдинова шигырьләр җыентыгы  белән беррәттән, Д. Нәгыймованың Рөстәм Нәбиевның фаҗигале тормышы турындагы “Бөртекләп җыелган гомер”, күпләргә таныш блогер Миләүшә Зарипова язмышы турындагы китаплар   урын алды. Шулай ук совет чорының классик язучылары Н.Островскийның « Как закалялась сталь» , Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», В. Короленко « Слепой музыкант», А. Лихановның «Солнечное затмение» әсәрләре укырга тәкъдим ителә. Бу китаплар безгә башкалар дөньясын ача.  Мондый әдәбият дөньяны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Күргәзмә 1-10 декабрь көннәрендә эшли/