Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Минем мәдәни көндәлегем"

       21октябрь көнне республикабызның барлык мәктәпләрендә “Мәдәни көндәлек” тапшыру максатыннан, мәдәният  дәресләре уздырылды. Шул уңайдан, безнең мәктәпнең 1-4 сыйныфларда укучы 16 укучы да мәдәни көндәлекләрне кулларына алдылар.Укытучылар белән берлектә “Минем мәдәни көндәлегем” дип исемләнгән  белешмә сәгате үтте. Укучыларга көндәлек белән эшләү алымнары аңлатылды. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннан танышырга ярдәм итәчәк.