Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әдәбият-ул безнең киләчәк"

    Кичәдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча; язучылар һәм  шагыйрьләрнең әсәрләре буенча викторина уеннары уйнатылды. Халык  бирелеп, күбрәк жетон эләктерү максатыннан, тизрәк җавап бирергә тырышты. Җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырылды.

    2015 елда юбилей даталары билгеләп үтелгән язучы-шагыйрьләребезне искә алып, санап үттек. Иҗат итү зур   бәхет ул. Китапханәдә эшләп килүче “Каләмдәш” түгәрәгенә йөрүче КФУда укучы Зилә Сабитова үзе язган бер хикәясен укыды. Аның хикәяләре “Ялкын”, “Идел” журналларында чыгып бара.

   Кичке караңгылык төшүгә карамастан, китап укучыларыбыз төрле шагыйрләребезнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар; төрле уеннар уйнадылар, кичәдән канәгать калдылар.

   Әдәби китап уку кешенең күңел байлыгын арттыра, рухын күтәрә. Китапханәгә күбрәк йөрегез, матур китаплар укыгыз, дип кичәбезне тәмамладык.