"Язның бер көне ел туйдыра"
Яз – үсентеләр турында кайгыртыр вакыт. Сүз дә юк, хәзерге вакытта күпчелеге кеше үсентене сатып ала, әмма элеккечә үк үзләре үстергән бакчалар бар әле арабызда. Китапханәдә бик күп еллар үзләренең үсентеләре белән дан тоткан бакчачы, Рамилә Хакимзянова катнашында «Язның бер көне ел туйдыра" дигән исем астында чара узды. 2022 ел халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан уздырылган бу чарага «Ак калфак» оешмасына йөрүче уңган апаларыбыз катнашты. Көндәлек тормышыбызда үз куллары белән матурлык тудыручы бу һөнәр кешесенең язгы эшләре, эш тәҗрибәсе, һәр катнашучыны кызыксындыра иде бу көннәрдә. Чараның беренче өлешендә китапханәче бакчачы һөнәренең асылын һәм кирәклеген күрсәтеп, үз куллары белән үстерелгән яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең, чәчәкләрнең тәмлерәк, файдалы, матуррак булуын искә төшерде . Оныкларны үз үрнәгендә тәрбияләргә, аларны бу эшкә өйрәтергә чакырды.Аннан кибеттән сатып алынган гөлләрне тәрбияләү турында сөйләде. Икенче өлештә Рамилә ханым үзләренең эш тәҗрибәләре турында сөйләп, үсентеләр үстерү, орлык сайлау турында киңәшләр, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Катнашучылар бакчачылык буенча сорауларга җаваплар эзләп, башваткычлар чиштеләр, кызыклы уеннарда катнашып, Рамилә ханым башкаруында җырлар тыңлап, күңелле һәм файдалы ял иттеләр.
Чарада “Язгы кояш җылысына, бар табигать уяна” китап күргәзмәсе эшләде. Биредә сезонлы эшләр, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары һәм чәчәкләр гөлләр үстерү турында китаплар, мәгълүмат бирелде.