"Су яшәү чыганагы"
22 март-Бөтендөнья Су ресурслары көне уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен "Су-яшәү чыганагы"дигән викторина үткәрелде. Әлеге чарада Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Чараның максаты: балаларда позитив кәеф формалаштыру; су үзлекләре турында белемнәрне ныгыту; балаларда җиңүгә омтылыш тәрбияләү; суга сак караш тәрбияләү. Чараның беренче өлешендә китапханәче уен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп, "Без су турында нәрсә беләбез"дигән викторина сорауларын тәкъдим итте. Су турында сораулар биреп, һәр дөрес җавап өчен балалар фишка алды.
З.Тарземановның "Йомшак су"шигырен укыдык. Аудиоязмадан су авазларын тыңлап, диңгез, яңгыр, чишмә тавышлары аерылдык. Кызыклы табышмакларга җаваплар эзләп, су турында мәкальләрнең эчтәлеге турында сөйләштек. Картада су җир шарының зур өлешен били, әмма эчәргә яраклы аз, чишмәләрне сакларга, сулыкларны пычратмаска кирәклеген аңлаттык. "Әйе яки юк", "Су ташу"уеннары уйнадык.
Әлеге чарада “ Су тамчыларында дөнья чагыла"дигән китап күргәзмәсе оештырылды.