Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Агач утырту - изге гамәл.Акция

 «Урман утырту көне» акциясе  Татарстанда 2011 елдан бирле уздырыла. Чараның максаты: табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урманнарны яңар­ту, саклап калу, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм аларны арттыру мәсьәләләренә җәлеп итүдән гыйбарәт. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.  Ел саен язын-көзен үткәрелә торган акциягә без дә кушылып,1 октябрь көнне урманнан чыршы белән миләш үсентеләре алып кайтып, үзебез эшли торган бина әйләнәсенә утырттык