Яңа ел бизәкләре. Мастер класс.
Кар бөртекләре-кышның төп атрибуты, матур бизәге. 6 гыйнвар көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста укучылар күңелле иҗат сәнгатенә чумдылар. Дусларча атмосферада бик матур кар бөртекләре кистеләр.