"Балалар Яңа елы"
Кыш- искиткеч ак бәйрәмнәре, балалар өчен озак каникуллар белән күңелле. Бу вакытта гаилә белән генә түгел, китапханәләрдә дә вакытны кызыклы итеп үткәрергә мөмкин. 4 январь көнне Шекә авыл клубында китапханә белән берлектә "Балалар Яңа елы"бәйрәме уздырдык. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә биеделәр, уен- конкурсларда катнаштылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм Яңа ел табышмакларына җавап бирделәр. Балалар бу чарада актив катнаштылар һәм моның өчен бүләкләр алдылар, вакытны күңелле һәм кызык итеп үткәрделәр.