«Балкый Яңа ел утлары”
Нәкъ менә Яңа ел төнендә барлык өлкәннәр дә бер мизгелгә бала булып, могҗизага ышана . 30 декабрь көнне без авылдашларыбыз белән бергә Бал-Маскарад уздырдык. Кичебез тылсым, уен һәм әкият атмосферасында узды. Яңа стильдә Кыш бабай белән Кар кызының барлыкка килүе күңелле атмосфера тудырырга ярдәм итте һәм барысына да кызык булды. Һәр катнашучы Кыш Бабай бүләге алды, барысы да җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, Кыш бабайның табышмакларына җаваплар бирделәр. Барлык катнашучылар да, киләсе елга бик күп уңай энергия алып, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.