"Яңа ел могҗизасы"
Серле дә, тылсымлы да бу Яңа ел. Яңа ел дигәч тә, күз алдына ямь- яшел чыршы килеп баса. Аны өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Яңа ел могҗизасы” темасына оештырылган интеллектуаль уенда да без әнә шул хакта сөйләштек.”Яңа ел килә безгә” китап күргәзмәсе аша укучылар Яңа ел турында белемнәрен ныгыттылар, чыршы, Кыш бабай, Кар кызы турындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Матур әдәбият әсәрләре аша кыш, Кыш бабай образы күзалланды, тылсымлы әкиятләр, шигырләр укылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.