Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Кеше матур хезмәте белән. Әдәби-музыкаль кичә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән хезмәт төбе – хөрмәт икәнлеген , кеше тормышында хезмәтнең мөхимлеген аңлату максатыннан "Кеше матур хезмәте белән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. .Кичә балалардан: “Үскәч кем булырга телисез?”- соравы белән башланды. Әти-әниләренең һөнәрләре турында әңгәмә алып бардык. Һөнәр ияләре турында мәкалләр, табышмаклар әйтеп җавапларын бергәләп эзләдек.  “Күрсәт әле үскәнем”, “Кем нәрсә эшли”, “Нәрсә белән нишлиләр” , “Нәрсә артык” уеннарын оештырдык. Энҗе Мөэминованың “Әй күр әле, күр әле” шигырен укып, эчтәлеге буенча фикер алыштык.