Татарстан халыклары бәйрәмнәре һәм йолалары. Танып-белү сәгате
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шушы максаттан чыгып халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам итеп китапханәбездә 1-4 сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе узды. Укучылар белән татар халкының һәр йола бәйрәме турында презентация ярдәмендә әңгәмә алып бардык, яратып уйнала торган милли йола уеннарын оештырдык.