Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Салават күпере-дуслык күпере. Танып белү сәгате.

“Шекә балалар бакчасы”на йөрүче балалар өчен "Салават күпере"журналларын тәкъдим иттем. Кызыклы шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдык , журнал битләрендә басылып чыккан уеннарны оештырдык. Балалар бик теләп кызыксынып тыңладылар, укыган әсәрләр буенча әңгәмә оештырып "Салават күпере" журналындагы табышмакларны бергәләп чиштек. Балалар белән әлеге кызыклы һәм матур журналларны карагач, балалар ошаган журналлардан аерыла алмыйча, өйгә әниләре белән уку өчен дә алдылар.