Ямьле үтсен гомер көзләрегез. Әдәби-музыкаль кичә.
Өлкәннәр -ул безнең горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Бу чор кешенең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында уздырыла да инде. Авылыбызның иң яшь буыны , башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасының яшь артистлары, авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре барысына да күңел күтәренкелеге, сәләмәтлек теләделәр. Чара дәвамында шигырьләр, биюләр, матур җырлар яңгырады. Өлкәннәребез белән оештырылган уеннар аларны тормыш мәшәкатен онытып балачак елларына, “Каурый өмәсе” йола уены яшьлекләренә алып кайтты. Чын артистларча итеп өлкәннәребез “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында барды, өлкәннәребез күңелле аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар. Бәйрәм чарасы “Картая мыни соң йөрәк” җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.