Минем туган ягым. Мәдәният дәресе
Республикабызда «Укучының мәдәни нормативы» Бөтенроссия мәдәни-мәгариф пректы старт алды. Шул уңайдан китапханәбездә 5-8 сыйныф укучылары өчен “Минем туган ягым” викторинасы узды. Укучыларның Татарстан, туган төбәк , аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү; районыбыз турында яңа мәгълүматлар җиткерү; укучыларда туган җир, аның кешеләре белән горурлану, туган якка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чарада “Танылган шәхесләребез”,“Милли үзенчәлекләр”,“Мәкальләрне дәвам итегез”,“Зирәкләр һәм тапкырлар”,“Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады”,“ Шигъри тукталыш” дигән тукталышларны үтеп укучылар үзләренең белемнәрен ныгытып кына калмыйча, күп кенә яңаллыклар алдылар. Районыбыз турындагы кроссвордны чишеп, “Яшә, Арчам” девизы астында тәмамланды чара. Чара укучыларга бик ошады.