Укучының мәдәни көндәлеге.
Һәр ел саен Татарстанның фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла. Шекә башлангыч белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте. Тантана барышында китапханәче укучыларны Татарстан тарихы белән таныштырып, Казан исеме барлыкка килү риваятен , тарихи урыннар турында сөйләде. “Бу мәдәни көндәлек балаларга республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәр”- дигән ният белән укучыларның һәрберсенә тапшырылды һәм көндәлек белән ничек эшләргә икәнлеге аңлатылды.