Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Көзге табигать. Экскурсия.

Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр. Шушы матурлыкны укучылар белән бергә күзәтү, дәресләрдән соң бергәләп ял итү өчен көзге табигатькә экскурсия оештырдык. Матур яфраклар җыеп, уеннар уйнап рәхәтләнеп ял иттек. Көзге гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылган экскурсия барыбызга да ошады.