Сәләмәтлек иленә сәяхәт. Уен-кичә.
Без бүгенге көндә бик алга киткән, заманча һәм шул ук вакытта сәләмәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәләмәт булу өчен без сәләмәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланырга тиешбез. Шуны истә тотып балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларым белән “Сәләмәтлек иленә сәяхәт” оештырдык. Балаларны сәләмәт яшәү кагыйдәләре белән таныштырып, кеше тәне буенча мәгълүмат ирдек, сәләмәт яшәү өчен файдалы, витаминга бай ризыклар турында сөйләштек. Балаларның белемен тирәнәйтүдә матур әдәбият әсәрләрен кулландым. Ахырдан балалар белән китапларны бергәләп карап, уеннар уйнадык.