Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Китап дөньясына сәяхәт. Китапханә дәресе.

“Белем алыйм дисәң ничаклы-сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”-дип язып калдырган Габдулла Тукай. Безнең китапханәдә шушы уңайдан “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән 1-4 сыйныф укучылары  өчен китапханә дәресе узды. Укучылар белән китапханә, китапны саклау турында кагыйдәләрне ныгыттык.                                                                         Җәй көнне китапханәбездә серле, тылсымлы алмагач үскән, китапханәче укучыларны кызыксындырып, һәр укучыга  үз кәрзинен алып “Мин китап укыйм”дип исемләнгән китап уку марафонына кушылырга чакырды. Кагыйдәләре бик гади: үзеңә охшаган китапны аласың, укыйсың. Һәр укыган ике китап бер алма булып һәр укучының үз кәрзиненә җыелып барачак. Ахырдан укучыларны мактау грамотасы  һәм истәлекле бүләкләр кәтә.. Укучылар марафонга бик теләп, зур кызыксыну белән кушылдылар.