"Китаплы кич" Әдәби мәйдан
Баланы кечкенәдән китаплар белән таныштыру, әкият, шигырьләр уку-киләчәктә китапларга мәхәббәт уятуның иң яхшы юлы ул. Шуны истә тотып без балалар белән китаплы кич уздырдык. Балалар белән рәсемле китаплар карадык, әкиятләр, шигырьләр укыдык. Яшь әниләр, балалары да шушындый матур, күңелле, әдәби кич бүләк иткәнгә бик сөенделәр, “тагын очрашулар көтеп калабыз”-дип саубуллаштык.