Террорчылык куркыныч,экстремизм афәт ул.Белешмә сәгате.
2 сентябрь көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән ”Террорчылык куркыныч, экстремизм афәт ул” исемле белешмә сәгате үтте. “Экстримизм һәм терроризмга – юк!” дип исемләнгән күргәзмә төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Белешмә сәгате “Нәрсә ул террорчылык?” дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Укучылар куелган сорауга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Укучыларның Бесландагы , АКШтагы вакыйгалар турында белүләре ачыкланды. Дөрестән дә, террорчылык – куркыныч, террорчылык – афәт.Кичә барышында укучыларга террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Аның никадәр куркыныч икәнлеген Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның санын гына атау да җитә. Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп баласы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә бурычлы икәне укучыларга аңлатылды. 1.Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез.2.Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.3.Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч!4.Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз. 5.Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян килмәсә, башкаларга булышырга тырышыгыз.