Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Татарстан җире - дуслык иле.Әдәби мәйдан

Кичәнең максаты: укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру; туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү, туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

     Кичәдә “Барысы да Татарстан турында” исемле күргәзмә куелып, укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Республика көненә багышлап әзерләнгән викторина уйнатылды, шигырьләр укылды, җырлар җырланды, төрле уеннар уйнатылды. Әдәбият сөюче китап укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.