Тәрәзә төбем исле гөл. Интеллектуаль бәйге
12 август көнне китапханәдә китап укучыларга эстетик тәрбия бирү максатыннан, яшьләр белән “Тәрәзә төбем исле гөл” дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә ике команда катнашты, капитаннар сайлап куелды. Иң элек гөлләр үстерү, аларның әһәмияте, файдалары, матурлыклары турында сөйләнде. Аннан уеннар белән дәвам ителде. “Бүлмә гөлләрен тану”,“Гөлләр, чәчәк исемнәре кергән җырларны, шигырьләрне кайсы команда күбрәк белә”, “Баш хисапчы уены”(Акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска), “Гөл” иҗеге кергән кеше исемнәре, үсемлекләрне белергә, “Әйе-юк”тиз җавап бирергә, һ.б.уеннар уйнатылды. Ахырдан очколар саналып урыннар билгеләнде.