Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Хезмәттә - хөрмәт. Интеграл уен.

Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары. Бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте - хезмәттә ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билгеләнәчәк. (А.С. Макаренко)

5 август көнне китапханәдә яшүсмерләр белән “Хезмәттә – хөрмәт” дип аталган интеграл уен үткәрелде. Ике команда катнашты. Табышмак, мәкаль,әйтемнәр аукционы; викторина сораулары; “Таралган сүзләр” , “Тере картина” уеннары, сүзләрдән күп сүзләр төзү һәм башка уеннарда көч сынаштылар.