Интернет дусмы, дошманмы? Интеллектуаль уен.
Интернет челтәрендә без бик күп дуслар белән дуслашырга ашыгабыз һәм аралаша башлыйбыз. Ул безнең иң якын дустыбызга әйләнеп куя. Без алар турында “үзен-үзе мактаганнан” кала башка бернәрсә дә белмибез. Ә кул кысып яки кочаклашып исәнләшкән дусларның бик күп ягын беләбез, таныйбыз.
Китапханәдә балалар белән “Интернет дусмы, дошманмы?” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Максат: интернет куллануның кагыйдәләре белән таныштыру; интернет челтәрен күзаллауны киңәйтү; үз эшеңә җаваплы карау, аралашу тәртибен формалаштыру; интернет челтәре куркынычсызлыгы белән таныштыру; интернет ресурсларга игътибарлылык тәрбияләү. Кичәдә “Нәрсә ул интернет?”; “Безгә ул ничек хезмәт итә?”; “Интернетның уңай һәм тискәре яклары”; “Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрне ничек булдырмаска?” дигән сорауларга җаваплар эзләдек һәм таптык. Балалар ИНТЕРНЕТның бик файдалы да, шул ук вакытта куркыныч та икәнен, үзеңне һәм якыннарыңны сак булырга күндерергә кирәк икәнен, ничек куллануга карап ул файда китерергә мөмкин икәнлекләрен белделәр.