Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Батарейканы тапшыр - керпене коткар. Экологик акциягә нәтиҗә.

Безнең авыл китапханәсе  биш ай дәвамында барган "Батарейканы  тапшыр – керпене коткар" исемле экологик акциядә актив катнашты, кулланылган  батарейкаларны җыю эше башкарылды. Әлеге чарада өлкәннәр дә, балалар бигрәк тә теләп катнашты. Китапханәдә  нәтиҗә ясалып уку тәмамланган көнне җиңүчеләрне бүләкләү булды. Иң күп батарей җыючы укучыларга: беренче, икенче, өченче урын алган  Ангелина Спиридонова, Зилә Локманова,  Рузия Бариева, Гөлия Габдрахманова, Рәмзил Хәлиуллин, Айтуган Хәлиуллинга  грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призер дип Ангелина Спиридонова билгеләнде.Ул барысы 391 батарейка җыеп тапшырды. Шулай ук акциянең  район  бәйгесе тәмамланды. Безнең китапханә  өченче урынга лаек булды. Район буенча Спиридонова Ангелина 3 урын алды. 2 кызыбыз рәхмәт хатына лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!