Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Китап аша саклыйк табигатьне.Рәсем конкурсы.

Тирә-ягыбызның чисталыгы, эчәр суларыбыз, сулар һавабызның пакълеге беребез өчен дә ят нәрсә түгел. Авылларда суның нитратлы булуы, шул суны  еш кына  мәктәп һәм балалар бакчаларында ашарга хәзерләү һәм эчү өчен кулланылуы бүген иң мөһим проблемага әйләнеп бара.  Елгалар саега, чишмәләр томалана, һавада агулы матдәләр микъдары артканнан арта.

 Әйләнә тирәне саклау көне уңаеннан балалар белән ”Китап аша саклыйк табигатьне” дип исемләнгән  рәсем конкурсы уздырылды. Максаты: табигать һәм кеше бербөтенлеген аңлату.Табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре,туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. Табигать темасына, экологиягә  багышланган китаплар укып, балалар рәсемнәр ясадылар.