"Мәңгелек дан сугыш кырында җиңеп үлгән батыр солдатка"
«Мәңгелек дан сугыш кырында
Җиңеп үлгән батыр солдатка»
дип исемәнгән кичә Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә хәзрләнеп, һәйкәл янында үткәрелде.
Кичәгә хәзерлек барышында китапханәдә “Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды,кичә барышында күргәзмәгә “Җирдә алар һаман балкырлар”-дип исемләнгән обзор ясалды.Ветераннарга алдан чакырулар җибәрелде.Венок ясалды.
Кичәнең максаты:яшь буынга Бөек Ватан сугышы турында,авылдашларыбызның сугыш чорында күрсәткән батырлыклары белән горурлану һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
Кичә сугыш турында җырлар,шигырьләр уку белән үрелеп алып барылды.Кичә соңында һәйкәлгә чәчәкләр салынды.