"Милләтемнең җырчы тургае"
Чиканас авыл китапханәсе Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Милләтемнең җырчы тургае” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.Кичә башлангыч сыйныф укучылар көче белән хәзерләнеп үткәрелде.Кичәдә укучылар Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Ул Тукайның шигыгрьләре җырлары белән үрелеп алып барылды.Шулай ук күп кенә әсәрләре сәхнәләштерелеп күрсәтелде.
Кичәнең икече өлешендә укучылар ,Тукай иҗатына багышланган интелектуаль уенда көч сынашты.Тукай иҗатын бик яхшы белүчеләргә бүләкләр бирелде.