Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Һәркемгә якын Тукай!"

     Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән кече яшьтән үк таныштыру максатыннан Чиканас китапханәчесе үзенең чыгышы белән “Кояшкай” балалар бакчасында булды.

     Балалар бөек шагыйребезнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырылды.

    Г.Тукайның кече яшьтәге балалар өчен басылган китаплардан күргәзмә ясалды һәм таныштырылы. “Милләтемнең җырчы тургае” дип исемләнгән презентациядән балаларга,”Туган тел”җыры тыңлатылды,”Сабыйга”,”Яз хәбәре” һәм башка шигырьләре тыңлатылды.Соңыннан “Су анасы”әкиятен укып, бергәләп анализ ясалды.