"Хәтер илтә бөек Тукайга"
Чиканас авыл китапханәсендә Г.Тукайга 130 ел уңаеннан “Хәтер илтә бөек Тукайга”дип исемләнгән стенд ясалып куелды.Стендка Тукайның китаплары рәсемнәре,музей иорты,һәйкәле һәм “Туган тел” шигыре урнаштырылды.Стендта шулай ук күренекле шәхесләрнең Тукай турында истәлекләре дә урын алды.
Әлеге стенд белән танышырга китапханәгә 5 класс укучылары чакырылды.Таныштыру Тукай иҗатына багышланып эшләнелгән”Мәңге онытылмас исемең,синең Тукай” исемле презентация белән үреп алып барылды.Укучылар Г.Тукайның биографиясе,иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырылды.
Укчылар күренекле артистларыбыз башкаруында “Туган тел”җырын тыңладылар.”Үтенеч”.” Яз хәбәре”,”Газаптан соң”һ.б.шигырьләрен тыңладылар.