Шәлъяулыгым иңемдә
Яулык-үзенчәлекле һәм оригиналь аксессуар ул. Вакыт һәм мода үзгәрә, ләкин яулыклар үзгәрешсез кала. Яулык җылыны саклый, сәламәтлек һәм яхшы кәеф бүләк итә, аңа җырлар, шигырьләр, такмаклар багышлана. “Ак калфак”лылар белән уздырган тематик кичәдә китап укучылар татар халкының тормышында яулыкларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чара күңелле фольклор формасында узды, анда танып белү һәм күңел ачу өлешләре дә кертелде. Бәйрәмдә катнашучылар өчен «Ә сез беләсезме?» темасына викторина һәм команда уеннары үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең гаиләләрендә кадерләп сакланган яулык һәм шәлләрне күрсәттеп сөйләделәр. Бәйрәмебездә темага туры килгән бик матур җырлар башкарылды. Китап укучылар игътибарына «Яулыкларда милләт язмышы» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм шулай ук төрле-төрле шәл-яулыклардан төзелгән күргәзмә эшләде.