Чишмәләр –гасырлар тарихы
Мәктәп укучылары белән “Чишмәләр –гасырлар тарихы” дип исемләнгән чара узды.Чиканас авыл китапханәчесе балалар белән бергә авылыбыз чишмәләренә сәяхәт кылдык. Чишмә-табигать могҗизасы, безнең тормыш чыганагы. Һәр чишмәнең үз исеме һәм авылның үткәне белән бәйле тарихы бар. Чишмә суы аеруча тәмле һәм сәламәтлек бирә. Авыл активистлары ярдәме белән авыл территориясендәге чишмәләр каралып тора. Китапханәче чишмәнең тарихы, чишмәнең роле турында әңгәмә үткәрде, чишмәнең җир астыннан агып чыга торган чиста су чыганагы булуы турында сөйләде. Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау-мөһим эш. Чишмәне һәм аның тирәсен чүп-чардан, коры үләннән һәм ботаклардан чистарттык. Чишмәгә ярдәм итү-үзеңнең сәламәтлегеңә, туган җиреңә үзенең табигый байлыкларын саклап калырга ярдәм итү дигән сүз. Сәяхәт тәмамлангач, укучыларны намуслы хезмәтләре өчен бүләкләдек.