Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Чеховны яратабыз! Чеховны беләбез!

29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тулды. Бөек язучы, талантлы драматург, академик, һөнәре буенча табиб – А.П.Чеховның юбилеена карата  китапханәдә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен "Чеховны яратабыз! Чеховны беләбез!».дип аталган кичә-викторина узды.  Чара башында китапханәче балаларны А.П. Чеховның биографиясе, аның тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Киапханәченең сөйләвеннән укучылар  Антон Павловичның кайда һәм кайчан тууын ,гаиләдә ничә абый-апа булуын, Антош Чехонте псевдонимын кем уйлап чыгарганлыгын, Чеховның беренче хикәяләр җыентыгы ничек аталганлыгын белделәр. Викторина берничә этаптан торды: "Разминка»," хикәя исемнәренә төшереп калдырылган сүзне кертергә кирәк иде, "Кайдан бу?", иллюстрацияләр буенча хикәянең исемен белергә кирәк иде.

Шулай ук китапханәдә Антон Павлович Чеховның юбилеена багышланган «Чехов на все времена» китап-иллюстратив күргәзмә-портреты эшли. Язучының күргәзмәгә куелган әсәрләре яшь укучыларга викторина сорауларына җавап бирергә ярдәм итте.