Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Җанда иҗат ялкыны

Чиканас мәдәният йортында китапханәчеләр якташ шагыйрь Марсель Шәрәпов белән очрашу оештырдылар. Башкару өчен сайланган әсәрләрендә китап укучылар укучылар шагыйрьнең хисләрен чагылдырырга, тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керергә тырыштылар. Чарага шулай ук якташ шагыйрьләргә багышланган «Җанда иҗат ялкыны» китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар игътибарына авылдашыбыз Радик Мөхәммәтҗанов һәм Марсель Шәрәповның тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм тупланма папкалар тәкъдим ителде. Очрашу  онытылмаслык хатирәләр калдырды. Тамашачылар һәм катнашучылар кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, зур уңышлар теләделәр. “Ак калфак» түгәрәге әгъзаларының җылы сүзләре, изге теләкләре күңел күтәренкелеген арттырды.