Без барыбыз -бербөтен
4 ноябрь - Халыкара бердәмлек көне. Бу уңайдан, китапханәче “Кояшкай” балалар бакчасындагы балалар белән "Без барыбыз -бербөтен" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Чара барышында балалар илебездә яшәүче төрле халыклар, аларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Китапханәче Ватаныбызның зур, матур икәнен, аның тарихи вакыйгаларга бай булуы, дәүләт символлары турында урында мәгълүмат бирде. Чара ахырында балалар белән төрле халык уеннары уйнадык.