Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Туган ил сагында"

 

      23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 19 февральдә Чиканас башлангыч мәктәп укучылары өчен “Туган ил сагында” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга армия сафларында хезмәт итеп кайткан Сафиуллин Айнур чакырылды.

      Очрашуга әзерлек барышында укучыларга әлеге бйрәмне яктырткан рәсемнәр ясап килергә  әйтелде.Рәсемнәрдән”Солдатта булган диләр” дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды.

    Кичә укучыларның концерт  номерлары,аларны кызыксындырган сораулар белән үрелеп алып барылды. Айнур бик теләп һәм кызыклы итеп үзенең истәлекләре белән уртаклашты.Укучыларга ерак юлларга чыкканда бирелә торган “сухой паек”ны күрсәтте.Очрашу балалаларда зур кызыксыну уятты. Хәзерге армия  турында балалар гына түгел үебездә күп кенә яңалыклар белдек.