Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Каләмемдә чагыла уйларым"

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә Чиканас авыл китапханәчесе белән берлектә,  якташ , һәвәскәр язучы,тәрҗемәче Мөнирә апа Сафина белән " Каләмемдә чагыла уйларым!"  исемле җылы очрашу булды.Очрашу барышында язучының "Безне дә онытмагыз " пьесасыннан өзек күрсәтелде..Алсу Фатыхова "Кичер, әнкәй!" хикәясе белән таныштырды,Филсинә Корбангалиева "Ак яраным " җырын җырлады.Рилә Абдрахманова "Җәннәткә юл!"  монологын халыкка җиткерде.Һәр чыгыш Мөнирә апага сораулар биреп,җаваплар белән чиратлаштырылып барылды.Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әлбәттә инде,Мөнирә ападан китапханәгә бүләк - "Җаннар яратканда " китабы.Киләчәктә иҗат уңышлары теләп калабыз!!!