Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Бар җырымны илгә багышладым"

 16 февральдә Чиканас авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 1-4 класс укучылары өчен “Бар җырымны илгә багышладым” дип исемлән  кичә үткәрелде.

     Әзерлек барышында М.Җәлил китапларыннан күргәзмә ясап куелды.”Герой шагыйрь- Муса Җәлил” һәм”Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” дип исемләнгән презентацияләр эшләнде.

   Укучылар М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышты,шигырьләрен,М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңлады.Алдан эшләп куелган презентация карадылар.Соңыннан “Муса Җәлил  иҗатын беләсеңме?” презентациядәге сорауларга җаваплар бирделәр.